Әлеге җинаятьтә гаепле кеше эзләүдә.
27 ноябрь көнне Уфа шәһәренең Киров районындагы бер йорт фатирында канлы медицина битлеге булган ир мәете табыла.
47 яшьлек кешенең гәүдәсе һәм йөзе яралар белән капланган, гәүдәсе нык җәрәхәтләнгән. Ир табылган бүлмәдә аракы шешәләре, савыт-саба аунап ята.
Вакыйга урынына килгән криминалистлар фатирдан канлы җәймә, медицина битлеге, шулай ук ике мылтык алып китә.
Җинаять эше кузгатылган.
Фото: кп.ру