Иртән торгач, мәет кулына пычак салган һәм полиция чакырткан.
Межгорье шәһәрендә туып-үскән ирне үзенең танышын үтерүдә гаелиләр, ул соңгы вакытта аның фатирында яши. Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 36 яшьлек ирне тоткарлыйлар һәм ул үз гаебен таный.
Тикшерү версиясе буенча, 29 ноябрьгә каршы төндә Уфада Шота Руставели урамында урнашкан фатирларның берсендә ике дус спиртлы эчемлекләр эчеп, күңелле табын оештырган. Күпмедер вакыттан соң кунак торак хуҗасын беркайда да эшләмәве өчен шелтәли башлаган.
Ызгыш вакытында ул аның муенына пычак кадый, фатир хуҗасын үтерә һәм йокларга ята. Иртән, гаебен яшерергә теләп, полиция чакырта, зыян күрүче үзенә кул салган дип ышандырырга маташа.
Тик тикшерү-оператив гамәлләр барышында шикләнелүче кеше үтерүе турында апасының иренә хәбәр итәргә өлгерүе ачыклана.
- Моннан тыш, шикләнелүченең үтерүгә катнашы барлыгын раслаучы башка дәлилләр җыелган, нәтиҗәдә, ир үз гаебен таныган, - дип сөйләделәр Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Якын арада шикләнелүчене сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.