Уфада суд 22 яшьлек егетне үтерүдә гаепле дип таныган.
Исегезгә төшерәбез, 18 июльдә уфалы «Спорт» тукталышы янында 31 яшьлек ирне үтергән иде.
Тикшерү ачыклаганча, егет белән ир арасында бер кыз аркасында конфликт килеп чыккан. Ызгыш вакытында егет оппонентына пычак белән берничә тапкыр чәнчә. Килгән медикларга зыян күрүченең үлемен билгеләргә генә кала.
Үтерүче вакыйга урыныннан качып китә, тик полиция аны эзләп таба. Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Әмма суд егетне 9 елга һәм 1 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Моңа аның әлеге хәлгә кадәр дә җинаять кылулары сәбәпче булган.
Фото: Башньюс