Иглин районара судында Нуриман районы буенча полиция бүлегенең элеккеге участковыена «Хезмәт ялганы» һәм «Вазыйфа вәкаләтләрен арттыру» мәддәләре буенча җәза игълан ителде.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, участковый үз эшенең күрсәткечләрен ясалма рәвештә яхшырту, үзен компетентлы һәм башкаручан хезмәткәр итеп күрсәтергә, үзенә йөкләтелгән бурычларны вакытында, оператив һәм сыйфатлы хәл итәргә сәләтле итеп күрсәтү өчен бер кешене «Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булу» мәддәсе буенча законсыз рәвештә административ җаваплылыкка тарткан. Иргә 500 сум штраф түләргә туры килгән.
Моннан тыш, ул 2018 елның февралендә шушы ук ирнең җир учкстогында кыйммәтле бүрәнәләр күреп кала. Нәтиҗәдә, участковый бүрәнәне урлый һәм үзенә кирәк булганча куллана.
Шулай ук февраль аенда, әмма инде 2013 елда тәртип сакчысы бер иргә суга. Тегесе егыла, башы белән җирдә яткан бүрәнәгә бәрелә. Тәртип сакчысы, җинаятьчел гамәлләрен дәвам итеп, ирнең башына һәм гәүдәсенә суга башлый.
"Нәтиҗәдә, Иглин районара суды судьясы тикшерү версиясен нигезле дип таныды. Гаепләнүченең үлеменә бәйле рәвештә, җинаять эше туктатылды, ул гаепле дип санала. Карарга ун көн эчендә шикаять бирелергә мөмкин", - дип хәбәр иттеләр суд матбугат хезмәтендә.
Фото: "Башинформ"