1 декабрьдә Читадагы хәрби судта аның эше каралу дәвам итте.Рамил Шәмсетдиновның фаҗигадән соң биргән мәгълүматлары суд утырышы вакытында укылган. Бүгенге утырышта атышта зыян күргән һәм үлгән хәрбиләрнең туганнарыннан сорау алынган. Бу турыда "Азатлык"ка Рамилнең адвокаты Равил Тугушев сөйләгән."Әлбәттә, күз яшьләре булды, алар өчен бу зур кайгы, алар якын кешеләрен югалткан", - дип сөйләде адвокат. Тугушев сүзләренчә, туганнарының кайгысын тагын да тирәнәйтмәс өчен, Шәмсетдинов алар алдында мәгълүмат бирмәгән, бары алардан гафу үтенгән."Тик шул ук вакытта бу кешеләрнең өстеннән җаваплылыкны төшерми. Шул ук лейтенант Даниил Пьянков вәкаләтләрен шактый арттырып җибәргән. Рамил болар турында шаһитлык күрсәтмәсе бирмәде, туганнарына авырлык китермәс өчен, тик шуңа карамастан, Рамил атышның икенче көнендә сөйләгәннәр судта укылды. Ул боларны фаҗига булганнан соң ук, узган елның 26 октябрендә сөйләгән иде. Ул үзен кем һәм ни рәвешле җәберләгәнен тәфсилләп сөйләде. Пьянков турында да әйтте, ул аңа йокларга рөхсәт итмәгән, килешү белән хезмәт итүчеләргә Рамилне җәберләүне дәвам итәргә йөкләмә биргән. Рамил бу беркетмәдә булган күрсәтмәләрен раслады", - ди Тугушев."Рамил бу кешеләрне күралмаган, чөнки аны бу кизүе вакытында гына түгел, аңа кадәр дә җәберләгәннәр. Гел кимсетеп торганнар, кайчакта сукканнар да. Шулай да Рамил кылган адымның төп нигезе: ул янауларны чын дип кабул иткән, һәм иң мөһиме – ул өч көн йокламаган. Шул кадәр озак йокламаган кеше хәлне реаль кабул итә алмый", - дип аңлата адвокат "Азатлык"ка.Моңа кадәр булган утырышларда шаһитлар Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби бүлектә бабайлык күренешләре булуы турында сөйләде. Узган елның октябрендә Горныйда хәрби бүлектә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшенең төп тыңлаулары мәхкәмәдә 29 октябрьдә башланды. Шәмсетдинов эшен присяжныйлар карый.Фото: "Азатлык"