+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
1 декабрь 2020, 06:25

Әтисе улын....

Бишбүләк районында коточкыч хәл булган.

Бишбүләк районында коточкыч хәл булган.

Бишбүләк районы полициясенә Кистенли-Богданово авылыннан хәбәр килә. Шалтыратучы сүзләренә караганда, аның иренең корсагына берничә тапкыр пычак кадаганнар. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем җибәрелгән.

Беренче булып урынга полиция участок уполномоченные килә, ләкин ул әлеге адрес буенча яралыны тапмый. 28 яшьлек зыян күрүче үзенең әтисен коткару өчен полицейскийлардан яшеренгән булып чыга. Бәхеткә, тәртип сакчылары яралы кешене таба һәм медикларга тапшыра ала. Эш барышында бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ял көннәрендә Кистенли-Богданово авылында яшәүче 28 яшьлек ирнең гаиләсенә әти-әнисе кунакка килгән. Улы үзенең 25 яшьлек хатыны белән кадерле кунакларны тиешле дәрәҗәдә каршы алган — өстәлгә кабымлыклар һәм алкоголь куелган. 59 яшьлек әни, 61 яшьлек әти һәм яшь ир белән хатынның квартеты тиз арада "кондициягә" җитә һәм кайнана белән килен дус булудан туктый.

Кыскасы, хатыннар арасында гауга куба, аннары йорт хуҗасы конфликтны туктату максатында ата-аналарының кайтып китүләрен сорый. Бу исерек атага ошамый. Ул, аучы пычагын алып, өч тапкыр улына чәнчә. Зыян күрүченең хатыны полициягә шалтырата.

Тиздән алар янына хокук сакчылары һәм табиблар киләчәген белгәч, яралы улы бу хәлне яшерер өчен качарга булган. Участок уполномоченные шулай да яшь кешене тапкан, ул берничә минуттан соң ук аңын югалта башлаган. Аны килеп җиткән медиклар коткарган.

Эчү юньлегә илтми шул инде...

Фото: кп.ру


Читайте нас