Ким дигәндә 26 пенсионерны үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек Радик Таһиров нинди гаиләдә үскән?Ул гадәти гаиләдә үскән, беркемне дә рәнҗетмәгән, дип сөйли маньякның күршесе."Ул соңгы вакытта монда яшәмәде, әти-әнисенең хәлен белеште, әмма яшәмәде. Болай берни дә әйтә алмыйм. Безнең күз алдында үсте, беркемне дә рәнҗетмәде, нормаль гаиләдә тәрбияләнде: әбисе, әнисе, әтисе, апасы бар иде, барысы да яхшы иде, мәктәптә укыды», — ди әлеге хатын.Ул, Таһировка карата беркайчан да начар мөнәсәбәт булганы юк, дип белдерә. Аның сүзләренә караганда, ирнең әти-әнисе бу яңалыклардан «шок хәлендә»."Бу хәлне ишеткәч тә шаккаттык. Дару белән генә торабыз», - ди ул.Фото: кп.ру