Егермедән артык пенсионерны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган Радик Таһировның хатыны ниләр сөйли?Ул иренең нәрсә белән шөгыльләнүеннән хәбәрдар булмавын таныган. "Мин - 2018 елдан бирле аның хатыны, ләкин берни дә белмәдем", — дигән ул.Искәртеп узабыз: элегрәк Таһиров ике дистәдән артык пенсионерны үтерүдә катнашуда шикләнелгән иде, аларның беренчесе 2011 елда ук кылынган һәм шушы вакыт дәвамында ачылмаган. Ул Казаннан. Татарстан белән күршедәге берничә төбәктә һөҗүм иткән. Шулай ук, Башкортстанда өч әбине үтерүдә гаепләнә. Җинаятьче корбаннарының ышанычына кергән, ә аннары аларны буып үтергән.Әбиләрне ул кибет янында сагалап торган, аннары өйләренә әйберләрен күтәрешеп кайткан. Тәүгеләре аны үзләре чәйгә чакырган яисә ул үзе сорап кергән. Җинаятен маньяк ашасы килү, шуңа акча табу теләге белән аңлаткан. "Аларны үтермәскә дә булыр иде, ләкин мин, ни өчендер, шулай эшләдем", - дигән әлеге вәхши.Фото: аиф.ру