+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
3 декабрь 2020, 14:30

Фатирын чүплеккә әйләндергән

Күпбалалы ананың балаларын тартып алганнар.

Күпбалалы ананың балаларын тартып алганнар.Туймазы районында 52 яшьлек хатынның балигъ булмаган ике баласына карата ана хокукларын чиклиләр, 11 һәм 10 яшьлек балаларына, шулай ук 32 яшьлек инвалид улына карата опекун вазыйфаларыннан читләштерәләр.Гаилә яши торган бер бүлмәле фатир коточкыч хәлдә, чүп-чар белән тулган, янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлми. Шәхси гигиена нормаларын үтәү шартлары юк, бүлмәләрдә бик пычрак, бина җилләтелми, балаларның ял итү һәм үсеше өчен урыннары юк.«Балигъ булмаганнар еш кына караучысыз кала, ана даими рәвештә аларны карау вазыйфаларын үтәми, үзенең асоциаль тәртибе һәм тормыш рәвеше белән аларны куркыныч астына куя, үзен агрессив тота», — дип аңлаталар ведомствода.Суд карары буенча балаларны Туймазы үзәк район дәваханәсенә тапшырганнар, эшкә сәләтсез ирне Кандра дәваханәсенә тикшерү өчен тапшырганнар.Фото: Башинформ
Читайте нас