Мәләвез бу көннәрдә шау-гөр килә.2 ноябрьдә анда күпфатирлы йортта 47 яшьлек хатынның мәете табылган иде. Бәхетсезнең тәнендә пычак яралары була.Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шунда ук вакыйга урынына килеп җиткән. Тикшерү барышында соңгы ике атнада үтерелгән хатын-кызның 48 яшьлек хатын белән яшәве ачыкланган. Хуҗабикә йортсыз калган танышын яшәргә кертә, ә кунак тиздән моннан явызларча файдалана башлый. Шул сәбәпле, дуслар арасында спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта низаг чыга һәм, кунак берничә тапкыр фатир хуҗабикәсенә пычак белән чәнчә.Шуннан соң ул, бу урыннан качып, үтерү коралыннан котыла.Тоткарланганнан соң, хатын үз гаебен таный. Хәзерге вакытта аның белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән һәм гаеп белдерелгән.Фото: Башньюс