+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
4 декабрь 2020, 08:45

Рамил Шәмсетдинов ни өчен ут ачкан?

Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягындагы хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтерүнең чын сәбәбен әйткән.

Рамил Шәмсетдинов Байкал аръягындагы хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтерүнең чын сәбәбен әйткән.Ул хәрби частьта хәрбиләрне күпләп атып үтерү турындагы эш буенча судның чираттагы утырышында, әгәр дә миңа йокыны туйдырырга мөмкинлек бирсәләр, җинаять булмас иде, дип белдергән.Гаепләнүче аңлатканча, фаҗигагә кадәр берничә көн рәттән аны хезмәттәшләре мәсхәрә иткән. Шул исәптән, йоклатмаганнар. "Хөкем ителүченең адвокаты Равил Тугушев Шәмсетдиновтан, "Сиңа карата йокыдан мәхрүм итү җәзасын кулланмасалар, ут ачар идеңме?" дип сорады. Моңа Шәмсетдинов тискәре җавап бирде", - дип хәбәр итә Чита.Ру.Басма утырыш вакытында адвокатның Шәмсетдиновтан каравыл сменасы вакытында үзен ничек хис итүен соравын аныклый. Рамил бик нык йокысы килүен әйтә. Шулай ук, адвокат ут ачканда һәм тоткарлану вакытында нәрсә тойганын да сораган. Хөкем ителүче барысы да томандагы кебек булуын һәм элеккечә йокларга теләгәнен белдергән.Фото: Евгений Епанчинцев / РИА Новости
Читайте нас