+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
5 декабрь 2020, 07:58

Банк картасында 1 миллиард сум бурыч пәйдә булган

Салават шәһәреннән Зилә Рәхимова мондый акчаны төшендә дә күрмәгән. Каян соң бу бурыч?

Салават шәһәреннән Зилә Рәхимова мондый акчаны төшендә дә күрмәгән. Каян соң бу бурыч?
Зилә Рәхимова мондый акчаларны кулында тотып та карамаган, хәтта хыялларында да күз алдына да китерә алмаган. Тик банкомат менә берничә көн инде 999 млн сумны минус билгесе белән күрсәтә. Янәсе, хатын-кыз бу сумманы кайтарып бирергә тиеш.
Берничә ел элек ул бөлгенлеккә төшкән. Моның сәбәбе - түләнмәгән 7 кредит. Зиләнең, чыннан да, банкларга зур сумма бурычы бар. Әмма миллиард түгел.
Физик затларның бөлгенлеккә төшүе белән финанс идарәчеләре шөгыльләнә. Зилә белән дә шулай булган. Идарәче 2 фатир саткан, аларның берсе ире исемендә булган, ә икенчесендә балигъ булмаган бала теркәлгән. Инде бурычлар кими дип торганда, аларга яңа нульләр өстәлгән.
Белгечләр моны банк системасында килеп чыккан хилафлык белән аңлата. Әмма банк хезмәтләре бурычны юккка чыгару әлегә мөмкин түгел дип белдерә. Зилә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Менә алсаң ал кредитны, менә батсаң бат рибачылык гөнаһына...
Фото: "ГТРК "Башкортостан"
Читайте нас