+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
5 Декабря 2020, 18:20

Ирне дәваханәгә җибәргәннәр

Быел җәй ул коточкыч җинаять кылган иде.

Быел җәй ул коточкыч җинаять кылган иде.Быел июльдә Чиләбе юлында хатынын үтергән ирне психиатрия дәваханәсенә салганнар. э- Суд-психиатрия экспертизасы билгеләнде. Чиләбе өлкәсендә ул әлегә үткәрелми. Шуңа күрә аны Свердловск өлкәсенә җибәрделәр, - дип хәбәр итә тикшерү бүлеге җитәкчесе Михаил Крохин.Янәсе, кеше үтергән вакытта ир аффект хәлендә булган, чөнки аның хатыны аңа хыянәт итүен белдергән. Ул хатынын бик ярата һәм бу хәлгә үкенә икән.Александр стационарда гыйнвар уртасына кадәр булачак.Исегезгә төшерәбез, Александр хатыны һәм ике баласы белән Саткага китеп барганда машинада тавыш чыга. Хатын иреннән качып, юлга йөгереп чыкса да, ир аны куып тотып, җанын кыя... Бу хәл видеоязмага эләгә һәм әлеге җинаятьнең ничек кылынуын бик күп кеше күрде...Фото: кп.ру
Читайте нас