Шушы көннәрдә Дуван районы авылларының берсендә яшәүче бер ханым мошенниклар корбаны булган.
Барысы да гадәттәгечә башлана: таныш булмаган телефоннан шалтыратып, банк вәкиле итеп таныштыргач, мошенниклар кемнеңдер аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуын белдергән.
Балалар бакчасы мөдире булып эшләүче ханым мошенниклар белән озак сөйләшкәннән соң үзе 284 мең сум кредит рәсмиләштергән. Һәм банк операцияләренең барлык кодларын әйтеп биргән. Алардан файдаланып, җинаятьчеләр аның картасыннан бөтен акчаларны алган.
Күпме кисәтелә, языла, ләкин һаман мошенникларга ышанучылар табылып тора. Мөдир кадәр мөдир дә шушы тозакка капкач инде...
Башкортстанның Дәүләт банкы һәм полиция тагын бер тапкыр кисәтә: банкның хәвефсезлек хезмәте беркайчан да клиентларга шалтыратмый!
Шушы язманы әзерләгәндә 81 яшьлек әбекәйгә "циститтан дәвалаучы ыштан"ны 80 мең сумга сатып китүләре мәгълүм булды. Картларның зиһене чамалы, әнкәй-әбекәйләрне хәстәрлик инде, туганнар!
Фото: qzoreteam.ru