+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
9 декабрь 2020, 10:55

Бичара әбекәйнең гомере өчен җавап тоткан

Өстенә реклама тактасы ишелеп төшкән әбекәй коточкыч үлем газабы кабул иткән. Ә моңа гаепле кешенең язмышы ничек булган?

Өстенә реклама тактасы ишелеп төшкән әбекәй коточкыч үлем газабы кабул иткән. Ә моңа гаепле кешенең язмышы ничек булган?

Башкаланың Ферин урамында коточкыч хәл турында язган идек инде. Апрель аенда биредә 76 яшьлек пенсионер өстенә реклама щиты килеп төшкән. Ул үлемечле җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урынында вафат булган.

Суд раслаганча, гаепләнүче реклама конструкциясенең техник торышына даими контроль буенча эшләрне тиешенчә башкармаган. Щит баганаларында коррозия барлыкка килгән, ул аның ишелеп төшүенә сәбәп булган.

Предприятие директоры үз гаебен өлешчә таныган һәм үлгән кешенең туганнарына китерелгән мораль зыянны каплаган. Ул гаиләгә 500 мең сум түләгән, ә аның оешмасы тагын 2 миллион сум биргән.

Суд аңа 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: bash.news
Читайте нас