+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 декабрь 2020, 11:37

Малайлар вертолет урларга булган

Мәләвездәге Росгвардиянең үзәкләштерелгән сак пунктына шәһәр сәүдә комплексыннан сигнал килә. Бу урынга тоткарлау төркеме экипажы чыга.

Мәләвездәге Росгвардиянең үзәкләштерелгән сак пунктына шәһәр сәүдә комплексыннан сигнал килә. Бу урынга тоткарлау төркеме экипажы чыга.

Баксаң, берничә минут элек ике үсмер, эш вакыты тәмамланган сәүдә ноктасына үтеп, спорт бүлегенә юнәлгән. Моны күреп, сәүдә үзәге хезмәткәрләре Росгвардияне чакыру төймәсенә баскан.

Росгвардиячеләр элек хөкем ителмәгән 14 һәм 16 яшьлек үсмерне тоткарлаган һәм аларны алга таба тикшерү өчен полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Җинаятьчеләрнең табышы спорт аксессуарлары һәм радио белән идарә итә торган вертолет булган.

Әлбәттә, күзләре кызыккан әйберләрдән алар шунда ук колак каккан, ә инде хокук сакчылары белән катлаулы мөнәсәбәтләр башлана гына әле.

Фото: "Башинфом"
Читайте нас: