+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 декабрь 2020, 14:45

Литр ярым сыра эчеп, маршрутка чыккан...

9 декабрьдә Баймакта юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек шоферны тоткан.

9 декабрьдә Баймакта юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре исерек шоферны тоткан.

Алар 6нчы шәһәр маршруты буенча рейс башкарган "Mercedes Sprinter" руле артындагы ирне туктаткан.

Башта инспекторлар водительнең документларын тикшерергә карар кылган, ләкин тиздән исерткеч эчемлек исен сизгән. 41 яшьлек ир тәнәфестә литр ярым сыра эчкән, ә аннары маршрутны дәвам итәргә булган икән.

Бәхеткә, автобус салонында пассажирлар булмаган. Машина йөртүчегә бер ярымнан ике елга кадәр шофер таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный.

Фото: Башньюс
Читайте нас