Уфада үсмер әнисенең автомобилен җимергән.
Уфаның Глинка урамында төнге патрульлек вакытында юл-патруль хезмәте инспекторларының игътибарын “Лада Гранта” автомобиле җәлеп иткән.
Машина йөртүче полиция хезмәткәрләренең туктарга чакыручы таләпләренә буйсынмаган һәм качып киткән. Берничә метрдан, Ферин урамындагы йорт ихатасына кергәндә, идарәне югалта һәм тимер баганаларга бәрелә. Юл-транспорт хәрәкәтен бозучы машинаны ташлап кача. Инспекторлар автомобильне махсус стоянкага урнаштырган.
ЮХХДИ хезмәткәрләре машина йөртүченең шәхесен ачыклаган. Ул 17 яшьлек үсмер булып чыга. Әнисе сүзләренә караганда, егет машинаны җылыту өчен ачкычны алган, әмма билгесез юнәлештә чыгып киткән.
Үсмер, шулай ук, аның әнисе дә, административ җаваплылыкка тарттырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республикада соңгы вакытта балигъ булмаганнарның автомобиль руле артына утыру очраклары артты. Мондый хәлләр еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә китерә. Искәртеп узабыз: 6 декабрьдәге төнге авария Башкортстанның Әбҗәлил районында берьюлы өч балигъ булмаган баланың гомерен өзде.
Фото:balashover.ru