Башкортстанда хокук саклау органнары хезмәткәрләре иң коррупцияләнгәннәрдән санала.
Нәкъ менә алар ешрак 10 мең сумнан артык ришвәт ала. Бу хакта "Российская газета"га Башкортстан прокуроры Владимир Ведерников хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ришвәтләрне акча, фатир, автомобиль, ягулык, мебель, канцелярия товарлары, азык-төлек һәм алкоголь белән алалар.
"Башкортстанда коррупция өлкәсендә җинаятьләр саны түгел, ә барыннан да элек, ачыклану күрсәткечләре арта. Узган елдагы белән чагыштырганда, ачыкланган коррупцион хокук бозулар саны 18 процентка арткан. Агымдагы елның 11 аенда республикада коррупцион юнәлештәге 1 054 җинаять ачыкланган. Шуларның өчтән бере - ришвәтчелек һәм коммерция сатып алу. Икенче урында хезмәт урыныннан файдаланып, мошенниклык кылу - 255 очрак. Шулай ук хезмәт вазыйфаларыннан усал нияттә файдалануның 78 очрагы ачылды", - дип сөйләде республика прокуроры.
Коррупционер түрәләргә килгәндә, дәүләт структураларында һәм урындагы үзидарә органнарында прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча вазыйфалы 231 зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, дип белдерде күзәтчелек ведомствосы җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, бу җинаятьләр өчен республика судлары реаль срокларны ешрак билгели башлады. Штрафлар да актив кулланыла: быел аларның иң зур күләме сигез миллион сум тәшкил иткән.
Фото: news.1777.ru