Салават шәһәрендә яшәүче ата-аналар чаң суга.
Анда билгесез ир-ат кече яшьтәге укучыларны эзәрлекли. Шушы көннәрдә генә чит кеше 4нче мәктәп укучысы янына килеп, аны туп-туры йорт подъездына кадәр озатуы турында әйтелә. Шул ук вакытта ир баладан: “Кая барасың? Өйдә сине кем дә булса көтәме? Ә синең телефоның бармы?" - дип сорашкан.
Билгеләп үтелгәнчә, малайны подъезд янында туганы каршы алган, ул ят кешедән, нәрсә кирәк, дип сораган, тегесе берни әйтмәгән, борылып качкан. Малайларның туганнары полиция чакырткан.
"Зинһар, балаларыгызны кисәтегез: алар урамда беркем белән дә сөйләшмәсен, бер-бер хәл булса, шунда ук әти-әниләренә шалтыратсыннар. Полициядә мондый мәгълүмат белән шалтыраткан беренче кеше генә түгел, диделәр", - диелә хәбәрдә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бу 50 яшьләр тирәсендәге ир, кара куртка, зәңгәр чалбар кигән. Йөзендә һәрвакыт ак битлек. Ул кеше видеокүзәтү камерасының объективына эләккән, ул вакытта кечкенә гәүдәле хатын-кыз артыннан барган, бәлки, аны үсмер дип кабул иткәндер.