+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 декабрь 2020, 16:00

Бушка фатир таратып яткан

Яңавыл шәһәренең элекке мэры суд алдына басты.

Яңавыл шәһәренең элекке мэры суд алдына басты.

Яңавыл район суды Яңавыл шәһәренең элекке башлыгына карата "вазыйфа вәкаләтләрен арттыру" мәддәсе буенча җинаять эшен карады.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул, урындагы үзидарә органы башлыгы буларак, 2012 елда, гражданның һәм аның гаилә әгъзаларының торак бинага мохтаҗ дип танылмавын белә торып, законсыз рәвештә "Гражданнар милкенә торак урынны бирү турында" карар чыгарган, шул рәвешле үзенең вазыйфа вәкаләтләрен арттырган. Нәтиҗәдә, ир һәм аның гаиләсе милегенә элек социаль наем шартнамәсе буенча бирелгән фатир тапшырылган. Бу муниципаль милеккә 1,4 миллион сумлык зыян китергән.

Суд элекке мэрны җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм аңа 50 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде. Шул ук вакытта, Дәүләт думасының 2015 елның 24 апрелендәге "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү турында" карары нигезендә, суд аны билгеләнгән җәзадан азат итте.

Шулай ук суд элекке түрәдән Яңавыл шәһәренең урындагы бюджеты кеременә матди зыянны каплату исәбенә 1 420 000 сум акча түләттерү турында карар кабул иткән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Элегәк әлеге чиновникның урындагы полиция нчальнигына дүрт бүлмәле торак бирү турында карар кабул итүе дә билгеле булган иде. Җитәкченең 100 квадрат метрдан зуррак йорты булса да, фатир аның милегенә тапшырылган. 2015 елда хокук сакчысы аны 1,5 миллион сумга сатып җибәргән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: