+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
11 декабрь 2020, 07:55

"Гафу ит, әти..."

73 яшьлек әтисенә кулын түгел, аягын күтәргән...

73 яшьлек әтисенә кулын түгел, аягын күтәргән...
Тикшерү фаразы буенча, бу хәл 6 декабрьдә Уфада өлкән яшьтәге ирнең фатирында булган. Ул көнне әтисе белән улы арасында конфликт чыга, аның барышында шикләнелүче пенсионерны типкәли.
Икенче көнне әтисенең үле булуын ачыклап, ир бу хакта апасына хәбәр итә, әмма кыйнау фактын яшерә. Шуннан соң ул җинаять урыныннан качып китә.
Аңа карата «Саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул сак астына алынган.
Фото:мк.ру
Читайте нас