+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 декабрь 2020, 07:25

Бәрдереп качкан...

Башкортстан хокук сакчылары җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән шоферны эзли.

Башкортстан хокук сакчылары җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән шоферны эзли.

Авария 13 декабрьдә Ишембай шәһәренең Тынычлык һәм Совет урамнары киселешендә теркәлгән. 53 яшьлек ир берничә сәгать буе гомере өчен көрәшсә дә, дәваханәдә җан биргән.

Төбәк автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кеше кара төстәге "ВАЗ-2109" руле артында булган. Һәлакәт шаһитларыннан үзләре белгән мәгълүматны полиция бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: Башинформ
Читайте нас