Уфада дознаватель кызны көчләүдә гаепләнүчеләрнең эше яңадан каралачак.
Башкортстанның Югары суды Уфада дознаватель кызны көчләү турындагы эшне яңадан карый башлады. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Суд хезмәткәрләре апелляцияне карау датасын 2021 елның 18 гыйнварына билгеләде, дип белдергән гаепләнүчеләрнең берсенең адвокаты. Бу вакыт эчендә җинаять эше фигурантлары өй аресты астында булачак.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, гомум юрисдикциянең алтынчы кассация суды элекке полицейскийлар Эдуард Матвеев һәм Салават Галиев, шулай ук Павел Яромчукка карата Башкортстан Югары судының 10 ноябрьдәге аклау карарын кире каккан иде.
2020 елның 3 июнендә Югары судның җинаять эшләре буенча суд коллегиясе Павел Яромчук, Эдуард Матвеев һәм Салават Галиевны яклауга апелляция шикаятьләрен тикшерде. Нәтиҗәдә, Матвеев һәм Галиевны акладылар. Яромчук «көчләү» мәддәсе буенча гаепле дип табылды һәм гомум режимлы төзәтү колониясенә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук аңа зыян күрүчегә әхлакый зыян өчен ярты миллион сум компенсация түләргә туры киләчәк.
Тикшерү версиясе буенча, экс-полицейскийлар 2018 елның 30 октябренә каршы төндә Башкортстанның Уфа районындагы полиция бүлекләренең берсендә спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта 23 яшьлек кызны көчләгән. Әлеге вакыйгаларда катнашучыларның барысы да эчке эшләр органнарыннан азат ителгән.
Фото:chistovik.info