+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
14 декабрь 2020, 22:55

Әнисе үсмер улын гаепләгән...

Бу баланы кем үстергән соң?

Бу баланы кем үстергән соң?

Иглин районы үзәгендә яшәүче хатын 15 яшьлек улын автомобильне урлап китүдә гаепли.


Хатын полициягә 11 декабрь иртәсендә мөрәҗәгать итә. Ул берничә сәгать элек аның улы ишегалдында торган Honda Civic машинасын алып чыгып китүен белдергән.


ЮХХДИ хезмәткәрләре автомобильне кичкә генә таба ала. Алар аны торак йорт янында күреп ала, өстәвенә, руль артында икенче егет була. Машинаны урлаучы үзе юкка чыккан. Аны эзләүгә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре дә кушылган. 12 декабрьдә үсмер өенә кайта һәм күрсәтмә бирә. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Тикшергәннән соң, үсмер социаль челтәрләрдәге үз битендә патруль машинасы салоныннан фотосурәт урнаштыра һәм полицейскийлар «яшь кешеләрнең тормышын җимерә», дип яза. Дөрес, егет үзенең гаебе турында әйтеп тормаган...


Фото: кп.ру



Читайте нас: