Үзе бу вакытта иптәшләре белән спиртлы эчемлекләр эчкән.
Бу коточкыч хәл Пермь краенда булган. Кичә урындагы полиция хезмәткәрләренә абзарда бала бикләп тотылуы буенча гариза килгән.
Хокук сакчылары ачыклавынча, 33 яшьлек хатын иптәшләре белән аракы эчкәндә бала тавышланмасын өчен аны абзарга бикләп куйган. Баланың елаганын хатынның күршеләре ишетеп калган. Алар полиция хезмәткәрләренә хәбәр иткән дә.
Шаһитлар хәбәр итүенчә, хатынның ире Себер якларында вахта ысулы белән эшли. Ул эштә булганда хатын өйдә дусларын җыеп, спиртлы эчемлекләр эчә.
Әлеге вакытта бала балалар йортына бирелгән. Аның белән психологлар эшли.
Бу хәл буенча җинаять эше ачылган. Хатынны ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: messenge.ru сайтыннан