Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Иглин районында суррогат һәм контрафакт спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә криминаль хәлне тотрыклыландыру буенча профилактик эшкә йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты.
Ике көн эчендә Башкортстан буенча Эчке эшләр, Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыклары вәкилләре легаль алкоголь белән сәүдә итү урыннарына һәм суррогат сату нокталарын ачыклау буенча рейдлар уздырды.
Эшче һәм оператив-эзләү төркемнәре әгъзалары тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз ваклап саткан өчен 7 беркетмә төзелгән, җинаятьләр һәм административ хокук бозулар ачыкланган һәм бетерелгән, ел дәвамында алкоголь продукциясен кабаттан саткан өчен җи-наять эше кузгату өчен тикшерү материалы әзерләнгән. Законсыз әйләнештән 90,5 литр алкоголь продукциясе алынган.
Республиканың сәүдә һәм хезмәтләндерү министры урынбасары Илһам Бикбулатов белдерүенчә, ведомство хезмәткәрләре 114 сәүдә объектын тикшергән, анда лицензия таләпләрен бозган, төнлә сыра саткан һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен 13 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Вице-премьер Ирек Сәгыйтов районда суррогат алкоголь сату нокталарын ачыклау буенча рейдларны дәвам итәргә, шулай ук гражданнарны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады.
Ул алда торган бәйрәмнәр чорында оператив хәлне контрольдә тотуга һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.