Барлык яңалыклар
Хокук
16 декабрь 2020, 16:05

Баласын фатирда бикләгән дә ут төрткән...

Нәтиҗәдә, өч яшьлек сабый үлгән.

Нәтиҗәдә, өч яшьлек сабый үлгән.

Бу коточкыч хәл ике атна элек Санкт-Петербург өлкәсендә булган.

Урындагы янгын депосына күпфатирлы йортның икенче каттагы фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр фатир эчендә җитди җәрәхәтләр алган баланы таба. Кызганычка каршы, бала дәваханәдә үлә. Ул фатир хуҗасының кызы булып чыга.

Хокук сакчылары үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә фатир хуҗасының бу көнне спиртлы эчемлекләр эчүе һәм йортка үзе ут төртүе ачыкланган. Шулай ук, аның якыннары белдерүенчә, ул якын арада кызын балалар йортына тапшырмакчы булган.

Полиция вәкилләре сүзләре буенча, бу гамәле белән ул баладан да котылмакчы, фатир өчен страховка акчасы да алмакчы булган. Хәзер аңа 15 елга кадәр төрмә яный.

Фото: sm-news.ru сайтыннан.
Читайте нас: