+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 декабрь 2020, 12:30

Җиде айлык сабые белән югалган иде...

21 яшьлек әнине һәм аның улын 13 декабрьдән бирле эзләделәр.

21 яшьлек әнине һәм аның улын 13 декабрьдән бирле эзләделәр.

Уфада хәбәрсез югалган 21 яшьлек Анна Егорова һәм аның 7 айлык улын эзләүләр тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез: яшь әнине һәм аның баласын эзләү турында “ВКонтакте” челтәрендәге “Лиза Алерт. Башкортостан " төркемендә волонтерлар хәбәр итте. Сабый белән кыз 13 декабрьдә өйдән чыга һәм юкка чыга. 7 айлык сабыйның медицина ярдәменә мохтаҗ булуы да билгеле иде. Туганнары, чаң сугып, полициягә һәм волонтерларга мөрәҗәгать иттеләр.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ана һәм бала табылган.
"Полицейскийлар ярдәмендә әни һәм бала табылган. Исәннәр. Сәламәтләр. Якынча мәгълүматларга караганда, өйдән чыгып китүләре туганнары белән конфликт аркасында булуы мөмкин”,— дип белдерә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Фото: группа Лиза Алерт. Башкортостан, Vk
Читайте нас