+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
16 декабрь 2020, 13:30

Ике балалы гаиләне куып чыгарганнар...

Уфада ике ир ике балалы гаиләне законсыз рәвештә фатирдан чыгарган өчен суд алдына басачак.

Уфада ике ир ике балалы гаиләне законсыз рәвештә фатирдан чыгарган өчен суд алдына басачак.
Бу хакта бүген Башкортстан Прокуратурасында хәбәр иттеләр. Уфалыларны көч куллану белән башбаштаклык кылуда гаеплиләр.
Прокуратура материалларыннан күренгәнчә, ирләр Бакалы урамында фатир сатып алган. Өстәвенә, аны ипотека буенча бурычлары булган ике балалы гаиләдән сатып алганнар һәм фатирны бурычлары өчен сатып җибәргәннәр. Шуңа да карамастан, гаилә аннан чыгарга ашыкмаган.
Июль аенда әшнәләр гаиләгә бронежилетларда һәм противогазларда килгән һәм анда баллончыклардан көчле матдә сиптергән. Аннан ике баланың күзләре зыян күргән.
- Гаепләнүчеләр гаепләрен таныды, зыян күрүчеләргә физик һәм әхлакый зыянны өлешчә капладылар. Җинаять эше Уфаның Киров районы судына тикшерү өчен җибәрелде, - дип хәбәр иттеләр Прокуратурада.
Әгәр ирләрне гаепле дип тапсалар, аларга 5 ел колония яный.
Фото: уфа1.ру
Читайте нас