+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 декабрь 2020, 22:05

Педофилны үтерүче гаепле дип танылды

Бүген Уфаның Калинин судында присяжныйлар Владимир Санкинга карата гаепләү вердикты чыгарды.

Бүген Уфаның Калинин судында присяжныйлар Владимир Санкинга карата гаепләү вердикты чыгарды.


Искәртеп узабыз: тикшерү мәгълүматларына караганда, 2020 елның 30 гыйнварында хөкем ителүче ике үсмер белән очраша, аларның берсе аңа карата көч куллану факты турында хәбәр итә, тегесе педофилны ачыкларга карар кыла.


Санкин 54 яшьлек ирне кыйный, озак вакыт аны карда киемсез тота. Аны полиция хезмәткәрләре генә туктата алган. Ярдәмгә карамастан, озак газапланганнан соң, зыян күрүче вафат була. Конфликт вакытында Санкин корбанының бөтен акчаларын урлавы ачыклана.


Присяжныйлар җинаять эшен тикшергәннән соң, хөкем ителүчене үтерүдә һәм кыйнауда гаепле дип таныган. Хөкем карары 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Санкинга 15 елга кадәр төрмә яный.


Бу эш илдә киң яңгыраш алды. Күпләр педофилны үтерүчене яклады һәм аны аклаячакларына ышанган иде...


Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: