Бүген Читадагы хәрби судта узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның эше нигезендә чираттагы утырыш узды.
Анда утырышчылар (присяжныйлар) катнашмады, Шәмсетдиновтан сорау алынмады. Мәхкәмә Мәскәүдәге Сербский исемендәге институтның Рамилгә психология-психиатрия экспертизасын ясаган дүрт белгечне сорау алуга чакырган булган, аларның икесе генә катнашты. Аларга адвокат Равил Тугушев та, прокуратура вәкилләре дә сорау бирде, дип яза "Азатлык".
Шәмсетдинов адвокатлары, фаҗига вакытында Рамил аффект хәлендә булган һәм Мәскәүдә ясалган психология-психиатрия экспертизасында хилафлыклар бар, дип саный. Прокуратура адвокатларның дәлилләрен кире какмаган булса да, хөкемдар яңа экспертиза уздыруга рөхсәт итмәгән. Суд адвокатларның бу турыдагы үтенечен кире каккан. Саратов юридик академиясе белгечләре ясаган рецензия укылган, әмма ахыр чиктә алардан сорау алынмаган.
Киләсе утырыш дүшәмбе узачак. Анда Рамил Шәмсетдиновның җинаять кылганда психологик яктан тайпылышлары булмавы турында чыгыш ясалуы көтелә.