-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
16 декабрь 2020, 18:10

Сабый батканда әнисе кайда булган?

Стәрлетамак шәһәрендә 6 айлык баланың ваннада батып үлүе турында язган идек инде.

Стәрлетамак шәһәрендә 6 айлык баланың ваннада батып үлүе турында язган идек инде.

Стәрлетамак шәһәре янындагы бистәләрнең берсендә өйдә 6 айлык кыз баланың ваннада батып үлүе турында хәбәр иткән идек инде. Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге “саксызлык аркасында үлемгә дучар итү“ мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 12 декабрьдә әнисе 6 айлык кызын ваннада су коендырган. Бер мизгелдә хатын баланың үзен генә калдыра, ә әйләнеп килгәндә сабый инде үлгән була. Хатын ашыгыч ярдәм чакырта. Килгән табиблар кызның үлемен генә терки.

"Вакыйга урыны тикшерелде, тиешле эксперт тикшеренүләре комплексы билгеләнде, гаилә әгъзаларыннан сорашу, торак-көнкүреш шартларын өйрәнү бара, әлеге хәлгә китергән башка сәбәпләр һәм шартлар ачыклана”, — диделәр ведомствода.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: