+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
17 декабрь 2020, 18:40

Балалар агулануда кем гаепле?

Учалыда балаларның бассейнда ни сәбәпле агулануы ачыкланды.

Учалыда балаларның бассейнда ни сәбәпле агулануы ачыкланды.

Учалы районара прокуратурасы муниципаль Балалар иҗат сарае бассейнында балаларның агулану сәбәпләрен ачыклады.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 9 декабрьдә учреждениенең слесаре, 7дән алып 12 яшькә кадәр 16 бала бассейнда булганда, ирләр душында канализация чистарткан һәм химик реагент агызган. Матдә торбадагы хлор калдыклары белән реакциягә керә, шул сәбәпле, бөтен бассейн буйлап газ тарала.
Нәтиҗәдә, дүрт үсмер агуланып дәваханәгә озатыла. Шулай ук слесарьның элек җинаять җаваплылыгына берничә тапкыр тартылуы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең уңай карары һәм хөкем ителмәве турында белешмәсез генә эшкә алынуы ачыкланган.
Прокуратура балалар учреждениесе директорына карата “халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу” һәм “хезмәт законнарын бозу” маддәләре буенча административ эш кузгаткан һәм аның адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә биргән.
Тикшерү материаллары хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү очрагы буенча җинаять-хокукый бәя бирү өчен тикшерү органына җибәрелгән.

Фото:mgazeta.com
Читайте нас: