+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
17 декабрь 2020, 11:45

Пансионат хуҗасы кулга алынган

Башкортстанда «Мәрхәмәтлелек йорты» пансионаты хуҗасына гаеп белдерелгән һәм ул ике айга кулга алынган.

Башкортстанда «Мәрхәмәтлелек йорты» пансионаты хуҗасына гаеп белдерелгән һәм ул ике айга кулга алынган.

Исегезгә төшерәбез, Әбҗәлил районындагы пансионатта 11 кеше янып үлгән иде. 43 яшьлек Рәсимә Махияновага «кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган һәм саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын үзе һәм аның адвокаты Рәсимә Махиянованы өй аресты астында калдыруларын сораган, әмма суд аны 2021 елның 15 февраленә кадәр тикшерү изоляторында калдырырга булган.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр пансионатның бөтен документациясен алуны, һәлак булганнарның туганнары һәм җитәкчелегеннән сорашуны дәвам итә.

Фото: Башинформ
Читайте нас: