+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 декабрь 2020, 14:00

Бәрдергән дә качкан...

Нәтиҗәдә, җәяүле алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Нәтиҗәдә, җәяүле алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Ишембайда 53 яшьлек ирне бәрдергәннәр. Төбәк автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, аны 18 яшьлек егет бердергән дә авария урыныннан качкан. Кызганычка каршы, ир алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.

Арытаба хокук сакчылары машинаны Стәрлетамакта тапкан, дип хәбәр ителә. Ул вакытка яшь автомобильче машинасының зыян күргән урынын ремонтлап куйган булган инде.

Хокук сакчылары версиясе буенча, авариядән соң ул машинаны арендага алынган гаражга куеп торып торган. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан
Читайте нас: