+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 декабрь 2020, 09:40

Фаҗига урыныннан качып киткән...

Аның гаебе белән 15 яшьлек үсмер һәлак булган.

Аның гаебе белән 15 яшьлек үсмер һәлак булган.

Кушнаренко районы суды 18 яшьлек егеткә карата хөкем карары чыгарды.

Төбәк Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, агымдагы елның апрелендә, машина белән идарә итү хокукы булмаган килеш, гаепләнүче «ВАЗ-2106» руле артына утырган. Юлда ул идарәне югалткан һәм автомобиль юл читенә килеп төшкән. Юл-транспорт һәлакәтендә 15 яшьлек пассажир һәлак булган, тагын икесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Егет исә һәлакәт урыныннан качып киткән....

«Суд утырышы вакытында хөкем ителүче, шок хәленә һәм хәтер югалуга сылтанып, вакыйга урынын аңлы рәвештә калдыру фактын кире какты. Тик дәүләт гаепләүчесе судка аның гаеплелегенә ышанычлы дәлилләрне тәкъдим итте", — дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Суд аны 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән һәм әхлакый зыян өчен 800 мең сум күләмендә компенсация түләттерү турында карар чыгарган. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

Фото: кп.ру
Читайте нас