+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
18 Декабря 2020, 07:25

Хөкем алдына басармы, юкмы?

Балалары алдында хатынын пычак кадап үтергән иргә психиатрия тикшерүе билгеләгәннәр.

Балалары алдында хатынын пычак кадап үтергән иргә психиатрия тикшерүе билгеләгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, 29 июльдә Чиләбе өлкәсенең Сатка районында коточкыч хәл булды.

Балакатай районыннан ирле-хатынлы пар балалары белән стоматологиягә китеп барганда алар арасында көнчеллек нигезендә ызгыш чыккан. Ир, автомобильне туктатып, хатынына пычак белән кадый башлаган. Болар барысы да балалар күз алдында булган.

Зыян күрүче качып китәргә маташканда ир аны куып тота, муен һәм күкрәкләренә тагын берничә тапкыр кадый. Хатын шул урында һәлак була.

Гаепләнүче качмаган. Полицияне бу хәл шаһитлары чакырткан.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: Башньюс
Читайте нас