Кичә Уфада бер хатын кибеттән 23 төргәк сыр урлаган.
Ул аларны пакетка сала һәм кибеттән чыгарырга омтыла. Бу хакта төбәк Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Хокук сакчылары аны тоткарлаган. Ул элек тә закон бозган 42 яшьлек хатын булып чыккан. Хатын урланган сырны очраклы үтеп баручыларга сатарга ниятләвен белдергән.
Супермаркетка кергәндә аның кулында хатын-кыз сумкасы гына, ә сәүдә ноктасында йөреп чыкканда пакет та була. Супермаркет хезмәткәрләре аннан пакетны ачып күрсәтүен сораган, анда сыр булып чыккан.
Ачыкланганча, хатын сәүдә бинасына кереп, аның артыннан берәү дә күзәтмәгән мизгелне сайлап, прилавкадан 23 төргәк сырны сыптырган.