Акча рюкзака тутырылган булган.
Битлек кигән һәм пистолет тоткан алты кеше 19 декабрьдә Мәскәү үзәгендәге кафеда бер бизнесменның 15 миллион сум акчасын урлаган.
Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Каза күрүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Коммерция компанияләренең берсе генеральный директоры урынбасары сөйләгәнчә, ул Нижегородская урамы, 9 Г йортында урнашкан кафеда партнерлар белән килешү төзергә ниятли. Полиция мәгълүматлары буенча, бинага битлекле биш-алты билгесез кеше кергән, алар ир-атка пистолетка охшаган әйбер белән янаган, аның 15 миллион сум акча салынган рюкзагын урлап качканнар.
Полиция тикшерү үткәрә. Бу эшмәкәр криптовалютага акча кертергә планлаштырган булган.
Фото:ТАСС.