Барлык яңалыклар
Хокук
19 декабрь 2020, 14:00

Автомобильчеләрне тикшерә башладылар

Бу хакта ЮХХДИ төбәк идарәсе хәбәр итте.

Бу хакта ЮХХДИ төбәк идарәсе хәбәр итте.

Башкортстанның барлык юлларында 19 һәм 20 декабрьдә, транспорт чаралары йөртүчеләрне туктататып, законнарның үтәлешен тикшерә башладылар.
Исерек килеш руль артына утырырга карар кылган йөртүчеләргә аерым игътибар бирәләр. Аларга 300 мең сумга кадәр штраф һәм исерек килеш кабат хокук бозган өчен "права"дан мәхрүм итү яный. Моннан тыш, исерек машина йөртүче - еш кына үлемечле аварияләренең сәбәпчесе.
Әйткәндәй, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Русия Дәүләт думасына исерек машина йөртүчеләрнең машиналарын алу тәкъдим ителә торган закон проектын кертте.
Узган тәүлектә республика юлларында 12 автомобиль авариясе теркәлгән, аларда 14 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта республиканың ЮХХДИ хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда машина йөртүчеләрне тикшерүләр дәвам итә, аларның нәтиҗәләре буенча 84 кешегә карата беркетмәләр төзелгән.

Фото: ЮХХДИ
Читайте нас: