Унөч яшьлек баланың интим фотоларын Интернет киңлегенә тараткан ир тотылган.
38 яшьлек кеше Уфада яшәүче бала белән социаль челтәр аша танышкан.
2017 елда социаль челтәрдә Пенза өлкәсе кешесенең кыз белән тыгыз аралашуы билгеле. Җинаятьче аннан интим фотоларын төшереп җибәрүен сорый, кыз риза була һәм фотоларны җибәрә.
Шуннан соң ир юкка чыга һәм бары 2019 елның июлендә генә пәйда була. Мәктәп укучысы аның белән башкача аралашырга теләми һәм аны «кара исемлек»кә кертә. Ир ачуланып, үч алу максатында бу фотоларны балигъ булмаган кызның дусларына җибәргән. Алар бу хакта кызга әйтә, аннан соң ул әнисе белән полициягә бара. Җинаятьчене федераль эзләүгә игълан итәләр һәм Уфада тоткарлыйлар. Ул анда вахтадан кайтып барышлый туктый.
Ир үз гаебен таныган. Аңа 10 елга кадәр колония яный.
Фото: Башньюс