-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
19 декабрь 2020, 15:05

Кушнаренко районында - җитди авария

Машинада 7 яшьлек бала да булган.

Машинада 7 яшьлек бала да булган.

Кичә көндез Кушнаренко районында, Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 1279нчы килотетрында юл һәлакәте булган. "Сhevrolet Cruze" машинасы Чишмә районында яшәүче 52 яшьлек ир идарә иткән ЗиЛ белән бәрелешкән.
Республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ЗиЛ юл һәм аның кырыйларын кардан чистарткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машинаның 39 яшьлек водителе идарәне югалткан. Авария нәтиҗәсендә "Сhevrolet Cruze" водителе һәм аның 7 яшьлек улы дәваханәгә озатылган.
Әлеге очрак буенча тикшерү бара, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Фото: пресс-служба ГИБДД по РБ
Читайте нас: