Барлык яңалыклар
Хокук
20 декабрь 2020, 17:45

Көнләү юньлегә илтми

Бүген иртән иртүк Стәрлетамакта канлы вакыйга булган.

Бүген иртән иртүк Стәрлетамакта канлы вакыйга булган.

Анда якшәмбе иртәсе Коммунистик урамдагы бер йортта яшәүче гаилә пары өчен мөнәсәбәтләр ачыклаудан башлана.

34 яшьлек хатын ирен үзенә хыянәттә гаепли һәм, көнләүдән кухня пычагы алып, күкрәгенә кадый. Соңрак, ярсуы басылгач, нәрсә кылуын аңлап, ашыгыч ярдәм чакырта – яраланган 34 яшьлек ирне дәваханәгә илтәләр һәм операция ясыйлар. Ә менә ханымны тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә китерәләр, анда аңа үз гамәленең сәбәбен аңлатырга туры киләчәк.

- Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Тикшерү бара, - дип аныкладылар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото: кп.ру
Читайте нас: