-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
20 декабрь 2020, 14:30

Студент кызны урлаганнар

Соңыннан аның туганнарыннан акча таләп иткәннәр.

Соңыннан аның туганнарыннан акча таләп иткәннәр.

Иркутскида студент кыз Интернетта фатирны җыештыруда ярдәм сорап язылган белдерүгә җавап биргән һәм коточкыч фаҗигагә тарыган.

"Безгә фатирда җыештырырга ярдәм ит, без сиңа түләрбез", - дип язылган булган белдерүдә.

Бу хәл 14 декабрьдә булган. Студент кыз эш тәкъдим итүче яшь кешеләр белән очрашкан һәм алар, янәсе, җыештырырга кирәк булган фатирга киткән. Анда кызга пычак белән яный башлаганнар, ә аннары урындыкка бәйләп куйганнар. Шуннан соң җинаятьчеләр, студент кызның туганнары белән элемтәгә кереп, алардан 300 мең сум акча таләп итә башлаган.

Студентның туганнары бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Кыз бәйләп тотылган фатирны тәүлек эчендә эзләп тапканнар һәм ике ир-егетне тоткарлаганнар. Бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

Фото: Рен.тв сайтыннан
Читайте нас: