Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстан халкының иминлеген коткаручылар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтәчәк.
Башкортстан Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә әлеге хезмәтләр бу чорда "югары әзерлек" режимында эшләячәк, дип белдерде МЧСның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов.
"Көн саен 2150 кеше һәм 850 берәмлек техника дежур торуда катнашыр дип көтелә,. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгыннар, уңайсыз һава шартлары, автомобиль юлларында хәрәкәт чикләнү, шулай ук тәэминат системалары эшендә җитешсезлекләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы сизелерлек арта", — дип хәбәр итте министр.
Аның сүзләренә караганда, бәйрәм көннәрендә имин булмаган яшәү рәвеше алып баручы кешеләр яшәгән урыннарда, шул исәптән белем бирү учреждениеләренә йөрми торган яки өлкән яшьтәге гражданнар карамагында булган балаларны ачыклау өчен, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә рейдлар үткәрү планлаштырылган.
"Янгын хәвефсезлеген һәм Яңа ел каникуллары вакытында торак пунктларда яшәешнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен профилактик төркемнәр эшен көчәйтергә, хәвеф төркеменә кергән халыкка аерым игътибар бирергә, пиротехника өчен каралган мәйданчыкларда җаваплы кешеләрнең дежур торуын һәм контрольне тәэмин итәргә, мөмкин булган кар көртләрен тиз арада чистарту өчен махсус техника җәлеп итүне күздә тотарга кирәк", — дип мөрәҗәгать итте муниципалитет башлыкларына Марат Латыйпов.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Айдар Зөбәеров сүзләренә караганда, барлык рәсми боз шәһәрчекләрендә ачылганнан бирле тәүлек әйләнәсенә дежур тору оештырылачак, анда 500дән артык полиция хезмәткәре катнашачак.
«Форсаттан файдаланып, республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыкларына боз шәһәрчекләре милкенең сакланышын тәэмин итү буенча чаралар күрү турында мөрәҗәгать итәм. Моның өчен шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, иҗтимагый берләшмәләр һәм хокук саклау юнәлешендәге оешмалар вәкилләрен җәлеп итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, килешү нигезендә полиция бурычларына милекне саклау буенча хезмәт күрсәтү керми, полиция чараларны оештыручыларга хокук тәртибен тәэмин итүдә ярдәм итә», — дип кисәтте муниципалитет җитәкчеләрен Айдар Зөбәеров.
Фото: Башинформ