+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 декабрь 2020, 20:05

Иренә пычак кадаган

Бу хатын вакытыннан алда иреккә чыгачак.

Бу хатын вакытыннан алда иреккә чыгачак.
Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышында хөкем ителүчеләрнең җиде үтенече тикшерелде, аларның икесен хупларга карар ителде.

Комиссия әгъзалары сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен хөкем ителгән хатынның үтенечнамәсен хуплады. Ул бәхәс барышында исерек иренә пычак чәнчегән һәм аны имгәткән.

Әлеге карарны кабул иткәндә, комиссия әгъзалары хатынның моңа кадәр закон белән проблемалары булмавын исәпкә алган, ул гаебен таныган, тәүбә иткән, аның балигъ булмаган кызы бар, зыян күрүчене ярлыкау мөмкинлеге буенча каршылыклары юк. Җинаять-башкару инспекциясе хакимияте үтенечнамәне хуплый", - дип шәрехләде Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Ярлыкауга тәкъдим ителгән икенче хөкем ителүче дә шулай ук өй шартларында җинаять кылган: ул энесенең һәм әбисенең акчасын һәм бизәнү әйберләрен урлаган. Шул ук вакытта ул аны караган, чөнки инсульт кичергәннән соң, хатын урын өстендә ята. Шулай ук урлаганчы ул, әнисе вафатыннан соң, ике ел буе кече сеңлесе һәм энесенең опекуны була. Бу очракта җинаять үзе күп сораулар тудыра.

Комиссиягә тапшырылган мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта зыян күрүчеләр тарафыннан ярлыкау актын куллануга каршылык юк. Егет үзе әле бик яшь кеше, закон кушканча яшәү рәвеше алып барырга, өйләнергә, балалар тәрбияләргә планлаштыра. Бу хәлләрне исәпкә алып, комиссия үтенечнамәне хуплады.

Комиссия хөкем ителгәннәргә карата ярлыкау актын куллануның максатка ярашлылыгы турында Башкортстан бБшлыгына үз бәяләмәләрен тәкъдим итәчәк, ул, үз чиратында, Русия Президенты исеменә тәкъдим кертәчәк.

Фото: alice.dp.ua
Читайте нас: