-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
21 декабрь 2020, 17:20

"Кыш бабай" баланы урлаган...

Арытаба җинаятьче бала өчен акча таләп итә.

Арытаба җинаятьче бала өчен акча таләп итә.

Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. Өч көн элек бер фатирга "Кыш бабай" балаларны котларга килгән. Бу вакытта 9 яшьлек бала берүзе генә өйдә булган. Арытаба ир, баланың башына таяк белән сугып, иптәше белән аны икенче фатирга алып киткән.

Әти-әнисе эштән кайткач, баланың өйдә булмавын күреп, аның югалуы турында полиция бүлегенә хәбәр иткән. Алар күпфатирлы йотта урнашкан камералар ярдәмендә баланы Кыш бабай киемендәге кеше урлавын ачыклаган. Арытаба урлаган ир, баланың ата-анасы белән элемтәгә кереп, бер миллион сум акча таләп иткән.

Нәтиҗәдә, хокук сакчыларының оператив эше нәтиҗәсендә җинаятьчеләр тоткарланган. Аларга 10 елга кадәр төрмә яный.

Фото: m.pg13.ru сайтыннан
Читайте нас: