+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 декабрь 2020, 15:05

Төнге барга бикләп куйганнар...

Стәрлетамакта активистлар төнге икедән соң эшләгән ресторанны ачыклаган.

Стәрлетамакта активистлар төнге икедән соң эшләгән ресторанны ачыклаган.

Бинада 100дән артык кеше булган.

Килүчеләр биегән, монда конкурслар үткәрелгән, дистанция һәм битлек режимы үтәлмәгән. Хокук бозу факты раслангач, тиз арада хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырыла.

Полицейскийлар урынга килгәч, бинада электрны сүндереп, барлык килүчеләрне бикләп куялар. Хокук сакчыларыннан соң клубка аның хуҗасы да килә. Ул активистларга янап, аларга хокук бозуларны төшерергә комачаулаган.

Ахыр чиктә, клубның ишекләре ачылган. Барлык хокук бозулар буенча полицейскийлар протокол төзегән һәм аңлатмалар алган. Хезмәткәрләргә каршы килүчеләр тоткарланган.

Искәртеп узабыз, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә, барларга, рестораннарга һәм кафеларга төнге ике сәгатьтән соң эшләү тыела.

Фото: tomesto.ru
Читайте нас