Стәрлетамакта кондуктор хатынны үтерүченең шәхесе ачыкланды.
Стәрлетамакта бер егетнең тукталышта үзенең вахта автобусын көтеп торган кондуктор хатынны үтерүе бөтен республиканы тетрәндерде.
Ачыклануынча, җинаятьче аның янына килеп: "Кайда җылынырга була?" дип сораган. Ниндидер сәбәп аркасында конфликт килеп чыккан.
Хатын әңгәмәдәшенә сумкасы белән суга, ә егет моңа җавап итеп пычак чыгара һәм пенсионерның муенына чәнчә, шуннан соң качып китә. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырта, әмма хатын бик күп кан югалтудан үлә, табиблар аңа ярдәм итәргә өлгерми.
Үтерүдә шикләнеп, 22 яшьлек Руслан С. тоткарланган. Ул апасы янына кайткан һәм үзе бу хәл турында сөйләп биргән. Апасы полиция чакырткан. Башта үтерүчене медицина тикшерүенә озатканнар.
Соңрак Русланның, яшь булуына карамастан, кешеләргә авыр тән җәрәхәтләре, сәламәтлеккә җиңел зыян китерү, урлау өчен берничә тапкыр хөкем ителүе билгеле булды. Аның хатыны һәм кечкенә кызы бар.